Jump to content

Вики хатын-кызларны ярата/АнаЗатСүзе

From Meta, a Wikimedia project coordination wiki
This page is a translated version of the page Wiki Loves Women/SheSaid and the translation is 61% complete.
Outdated translations are marked like this.
Вики хатын-кызларны ярата: АнаЗатСүзе
    The 2024 Wiki Loves Women SheSaid poster for Wikimania 2024

    АнаЗатСүзеВики хатын-кызларны ярата инициативасының Викиөзектә үтә торган проекты, танылган хатын-кызларның әйткәннәрен туплауга багышланган. Wiki In Africa төркеме тарафыннан башкарыла. Кампания максаты лаеклы ана-затларның тәэсирле өземтәләрен барлау-туплау, җитмәгән җыентыкларны булдыруга, дөньяны белем-хикмәт тулы сүз-карашлары белән таныштыруга юнәлгән.

    Викиөзектә үтүче #АнаЗатСүзе кампаниясе тәэсире игътибарга лаеклы. Үткән 3 чыгарылыш дәвамында 11 тел бүлегендә 7721+ яңа җыентыклар булдырылды яки баетылды. Ана-зат лидерларыбызны котлау һәм күрсәтүгә өлеш керткән бар тел вики-җәмгыятьләре һәм аерым катнашучыларының торышлыгына баш иябез.

    Кампаниянең уңышы чыгарылыштан чыгарылышка булдырылучы яки баетылучы өзек җыентыклары саны үсешендә чагыла. Дөнья буйлап яшәүче вики-мөхәррирләрнең кешелек тарихында хатын-кызларның өлешен күрү һәм күрсәтүдәге җитешсезлекләрне тануларында һәм хәлне үзгәртүдә катнашырга теләкләрен күрсәтә.

    Моны истә тотып, эшләрлек эш бетмәгәнен белеп, #АнаЗатСүзе кампаниясе 2024 елда да үткәреләчәк, 1 сентябрь белән 31 декабрь арасында үтәчәк.

    АнаЗатСүзе кампаниясе кирәге нәрсәдә?

    2020-10-06 көнне ясалган Инглизчә Викиөзекнең Баш бите скриншоты. Шәхесләр исемлегендә өч хатын-кыз гына урын алган (Хелен Келлер, Элеонора Рузвельт һәм Эмили Бронте).

    Викиөзекләр җыентыкларында ир һәм хатын-кызларның фикерләрен тигез тасвирлау

    Гамәлдәге хәлне сурәтләү өчен, берничә кызыклы саннарны китерийк:

    2023 елның сентябрендә Немецча Викиөзектә [$url5 375 хатын-кыз] һәм [$url12 2876 ир-ат] өзекләре җыентыклары гамәлдә.

    Һичшиксез, хатын-кызларның һәрбересе үз Викиөзек җыентыгына хакы булуы өчен яхшы өземтәләр әйтмәгәндер. Тик барыбер...

    Language Female representation on Wikiquote Male representation on Wikiquote
    SheSaid on the Arabic Wikquote
    SheSaid on the Assamese Wikquote
    SheSaid on the Bengali Wikquote
    SheSaid on the Catalan Wikquote
    SheSaid on the Central Bikol (bcl) and Tagalog (tl)
    SheSaid on the Dutch Wikquote
    SheSaid on the English Wikquote
    SheSaid on the Fante Wikiquote (Incubator)
    SheSaid on the French Wikquote
    SheSaid on the German Wikquote
    SheSaid on the Gungbe Wikquote
    SheSaid on the Hausa Wikiquote (Incubator)
    SheSaid on the Igbo wikiquote
    SheSaid on the Italian Wikquote
    SheSaid on the Serbian Wikquote
    SheSaid on the Slovene Wikquote
    SheSaid on the Spanish Wikquote
    SheSaid on the Swahili Wikquote
    SheSaid on the Telugu Wikquote
    SheSaid on the Ukrainian Wikiquote

    Тәэсире

    АнаЗатСүзе 2022 @ Ботсвана

    Викиөзектә 2020 елның октябрендә башланган #SheSaid (#АнаЗатСүзе) кампаниясе зур уңышка иреште! Беренче чыгарылышта 7 тел бүлеге катнашты. 2021 елның 5 гыйнварына 867 өзек җыентыгы булдырылды яки баетылды.

    Әһәмиятле үзгәртүләр саны буенча алдынгы өчлек: иң эре өлеш итальянча Викиөзектә (405 җыентык), икенче урында украинчасы (187), һәм өченчесе французчасы (105).

    Икенче чыгарылыш тагын да уңышлырак булды, 9 телдә 1500+ Викиөзек җыентыклары булдырылды һәм яхшыртылды!

    иң актив җәмгыятьләре: итальянчасы (836) һәм тагальчасы (308) булган.

    3 нче чыгарылышы 2022 елның 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр уза: 4158 Викиөзек җыентыгы яңа булдырылган/импортланган, 1918 баетылган.

    Беренче урында 1212 яңа булдырылган яки яхшыртылганы белән итальян телле бүлек булса, икенчесе булып 1514 җыентык белән тагальчасы һәм 1003 җыентык белән инглизчәсе килде.

    Элекке чыгарылышлардан бар нәтиҗәләрне карау.

    Коммуникация

    Һәр чыгарылыш дәвамында кампанияне һәм Викиөзекне танытучы визуаль материалларны булдыру кешеләргә хәбәр ирештерү һәм проектка кызыксыну уятуның нәтиҗәле ысулы.

    Открыткалар, китап кыстыргычлары һәм баннерлар сыман визуаль материаллар кампаниянең миссиясен искә төшерә, кешеләрне катнашырга дәртләндерә ала. Болар төрле чараларда, конференцияләрдә һәм башка җыеннарда Викиөзеккә һәм хатын-кызларны тану һәм бәйрәм итүнең мөһимлегенә игътибарны җәлеп итү өчен таратыла ала.

    Бу мәсьәләдә ярдәм алу һәм Canvas'тагы калыпларга ирешү өчен, зинһар Afek белән эләмтәгә керегез
    Төркемнәргә сылтамалар: АнаЗатСүзе 2023 визуаль материаллары һәм бар АнаЗатСүзе визуаль материаллары

    Китап кыстыргычлары

    Почта открыткалары

    Социаль челтәрләр

    Блог язмалары

    Тәэсиребез турында күбрәк белер өчен, түбәндәге блог-язмаларын укый аласыз:

    Тышкы ММЧларда тасвирлану

    Нишләргә?

    Украинада яшәүче АнаЗатСүзе катнашучыларына әзерләнгән сувенирлар

    Эшләргә җыенганыбыз болар!

    1. Үзегезгә якынрак булган телдәге Викиөзеккә бераз сөюегезне бирегез. Хатын-кызларга багышланган өзекләр җыентыкларны табып, аларны баету урынлылыгын тикшереп алыгыз. Яки танылган өземтәләр авторлары булган танылган хатын-кызлар әйтүләренә багышланган яңа җыентыкларны булдырыгыз. Яки төрле җыентыкларга хатын-кызларның бәйле өзекләрне өстәгез. Булмаса проблемлы төркемләү категорияләрне төзәтегез.
    2. Җыентыкларны баетканда, үзгәртүне тасвирлау тәрәзенә зинһар #SheSaid кертегез! Соңгысы башлангычыбызның телләр ара тәэсирен күзәтүне мөмкин итәчәк.
    3. Юк исә, өлешегезне бәйле тел бүлегендәге тематик портал битенә кертегез.
    4. #АнаЗатСүзе башлангычы турында дусларыгыз һәм якыннарыгызга хәбәр итегез!

    Кызыктырдымы?

    Социаль челтәрләр һәм элемтә